Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. 2021 елда бу көн гаделсез аермаларны киметү темасына багышланган иде.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәрендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру чараларын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле үз эшләрендә кешенең актив тормышын озайтуга ярдәм итә торган төрле технологияләр куллана башладылар: сулыш гимнастикасы комплексы, хәрәкәт мускулларын үстерүгә күнегүләр һ. б. 7 апрельдә социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга һәр кеше өчен үтемле булган сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр.