Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның инициаторы Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты иде.
Конкурста җиңүчеләр:
I урын – Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Надежда Ибраһимова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлнара Мирзина;
II урын – Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Елена Четырчинская һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Елена Мезина;
III урын – Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры Татьяна Мыльникова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Екатерина Трусеева.