9 нчы апрель көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында истәлекле вакыйга булды – яңа гаилә туды.
Интернат-йорт карамагындагыларның никахлашу тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова, «Юлдаш» интернат-йорты директоры Елена Четырчинская, учреждение хезмәткәрләре, яшь парның туганнары катнашты. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр яшь гаиләгә бүләкләр тапшырдылар.
Наил һәм Наталья бик бәхетле. Искиткеч бәйрәм оештыручыларга алар зур рәхмәт белдерделәр.