Чирмешән районында өлкән яшьтәге гражданнарны барлыйлар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карыйлар.

Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелә, автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклылыгы тикшерелә. Барлык өлкәннәргә ашыгыч хезмәт телефоннары язылган белешмәлекләр бирәләр. Ачыкланган барлык бозулар буенча актлар төзелә, алар тиешле инстанцияләргә җибәрелә.

Март аенда мондый эш тугыз торак пунктларда башкарылды. Ай дәвамында 170 граждан белән инструктаж үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International