Баулы районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе үткәрде. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Чара 2 нче социаль участокта, Исергәп авылы мәктәбе базасында узды. Акциядә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Акция тел традицияләренә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүгә мотивацияне көчәйтү максатыннан оештырылды. Чара кысаларында катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр сюжетларын искә төшерделәр һәм Габдулла Тукайның яраткан әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.