Минзәлә интернат-йортында аз хәрәкәтләнүчеләр белән индивидуаль дәресләр үткәрелә

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә.

6 апрельдә шәфкать туташы Венера Сальманова «Дон» тернәкләндерү комплексын кулланып дәрес үткәрде, ул уен мохите шартларында хәрәкәт итү функцияләрен үстерү өчен төрле күнегүләр комплексын үткәрергә мөмкинлек бирә. Әйтик, горизонталь нигездә теркәлгән, боҗралар кидерелгән дуга рәвешендәге штанга. Социаль хезмәтләр алучыга боҗраны дуга башыннан ахырына кадәр күчереп йөртергә бирем бирелә. Мондый күнегүләр кулларның вак моторикасын бик яхшы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International