Алабуга интернат-йортында рәсем сәнгатенең яңа төрен үзләштерәләр

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр рәсем сәнгатенең яңа техникасын – номерлар буенча рәсем ясауны үзләштерәләр.

Иң элек учреждение тарафыннан берничә картина җыелмасы сатып алынды, алар арасыннан теләге булган кешеләр үзләренә ошаганнарын сайлап алды. Һәр шундый җыелмада эш өчен барлык кирәкле әйберләр бар: номерлар сугылган буяулар, бер яки берничә пумала, инструкция, төсләр тикшерү кәгазе, рәсем.

Мондый арт-терапия төре өлкәннәрне тынычландыра. Әзер картиналар белән интернат-йортта яшәүчеләр үз бүлмәләрен бизәделәр. Алар барысы да рәсем ясау буенча дәресләрне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International