Саба районының өлкәннәре белән профилактик әңгәмә үткәрелде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

«Өлкәннәр куркынычсызлыгы мәктәбе» технологиясе кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече социаль хезмәт алучылар өчен полиция участковые белән очрашу оештырды. Өлкән яшьтәге кешеләр белән мошенниклыкка каршы тору һәм өлкән яшьтәге гражданнарга карата җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләренә багышланган чираттагы профилактик әңгәмә үткәрелде.

Саба районында яшәүчеләр мошенниклыкның иң киң таралган схемалары турында белделәр. Шулай ук аларга ничек җинаятьчеләрнең корбаны булмаска, үзеңне һәм якыннарыңны җинаятьчеләрдән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында полиция участковые өлкән кешеләрнең сорауларына җавап бирде һәм аларга белешмәлекләр таратты.

Социаль хезмәткәрләр актуаль мәгълүматка ия булсын өчен, алар белән дә даими рәвештә «Сак булыгыз, мошенниклар!» темасы буенча аңлату әңгәмәләре үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International