Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Умырзая» проектында катнашучыларның чираттагы утырышы булып узды. Чараны социаль педагог Гөлнара Пряничникова һәм юрисконсульт Гүзәл Нигъмәтуллина үткәрде.
Утырыш онлайн-форматта узды. Әлеге чарада гаилә эчендә конфликт булу сәбәпле хезмәт күрсәтүдә торучы социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар белән ата-аналарның хокукый җаваплылыгы турында фикер алыштылар.
Юрисконсульт балалар белән рәхимсез мөгамәлә, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык төрләрен аңлатты. «Хокукый навигатор» мәгълүмати технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль педагог утырышта катнашучыларга мобиль кушымта ярдәмендә халыкның төрле категорияләре өчен социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча консультация бирде.
Соңыннан ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.