«Өмет чаткысы»нда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча чаралар кысаларында «Туган телне өйрәнәбез» дигән танып-белү чарасы узды.

Тәрбияче балаларга Татарстанның күпмилләтле республика булуы турында сөйләде. Соңыннан балалар туган телләрендә шигырьләр укыдылар, яраткан милли ризыклары турында сөйләделәр. Шулай ук чарада катнашучылар рус һәм татар телләрендә кроссвордлар чиштеләр, «Туган телеңә тәрҗемә ит» уены уйнадылар.

Тәрбияче Алия Сабирова билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләргә, китап укуга кызыксыну уятырга, гомуми күзаллауларны киңәйтергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International