Лаеш районы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага багышланган чаралар комплексы уздырыла. Анда социаль хезмәт алучыларның спорт һәм сәламәтләндерү әзерләү программалары керә.
Кече яшьтәге инвалид балалар «Яшь атлет» программасы буенча шөгыльләнә. Команда эстафеталары ярдәмендә балаларда төп спорт күнекмәләре формалаша.
«Хәрәкәт активлыгы тренировкасы (МАТР)» программасы буенча үткәрелгән чараларда олырак яшьтәге балалар катнаша. Алар футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы уйнау буенча күнекмәләр ала, көч, тизлек һәм чыдамлык күнегүләрен башкара.
FIT 5 программасы элементларын барлык белгечләр кулланалар. Бу физкультминуткалар, су балансын саклау, балансланган туклану.