«Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Юлларда балалар имгәнүләрен кисәтү кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелекле юл» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

Рәсем ясарга керешкәнче, балалар дәрес темасына табышмаклар чиштеләр, мавыгып уеннар уйнадылар, алар төп юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Аннары тәрбияләнүчеләр иҗади эшкә керештеләр. Рәсемнәрдә алар юлда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга үз карашларын сурәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International