«Шәфкать» үзәге йөкле хатын-кызлар белән дәресләр үткәрүне дәвам итә

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 6 нчы апрель көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Яңа туган баланы карау буенча беренче дәресләр» чарасы үткәрде.

Чарада сигез йөкле хатын-кыз катнашты. Дәрес яңа туган баланы карауга психологик әзерлеккә юнәлдерелгән иде. Шулай ук психолог булачак әниләргә сулышны торгызырга ярдәм итүче күнегүләр күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International