Балаларда тынычлык сөючәнлек, кешеләргә һәм аларның мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Халыклар бердәмлеге көне» дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Дәрес барышында балалар Беларусь Республикасы һәм аның шәһәрләре турында презентация карадылар, ике халыкның уртак традицияләре турында әңгәмәдә катнаштылар. Шулай ук балаларга Беловежская пуща тыюлыгы турында документаль фильм да ошады.
Чара приютта тәрбияләнүчеләрнең күзаллауларын киңәйтте, тугандаш халыкның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга ярдәм итте.