Бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында «Спорт экспрессы» чарасы узды.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары һәм укытучылары үзәк карамагындагы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Яшь атлет» программасы буенча мавыктыргыч спорт дәресләре үткәрделәр, Махсус Олимпиада турында сөйләделәр.
«Яшь атлет» – ул физик форманы саклау өчен күңелле уеннар һәм күнегүләр. Программа ярдәмендә 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган һәм сәламәт балалар беренче спорт күнекмәләрен ала, моторика һәм күрү координациясен үстерә. Шулай ук ул гаилә әгъзаларына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә балаларны социальләштерү процессына кушылырга, алар белән бергә үз казанышларына сөенергә мөмкинлек бирә.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәге булачак вакыйгага әзерлек өчен төп мәйданчыкларның берсе итеп сайланды. Учреждениедә «Яшь атлет» программасы актив тормышка ашырыла.