Министрлыкта сигез бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү буенча вәзгыятьне карадылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

19 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының чираттагы утырышы узды. Чара ZOOM-конференция форматында узды.

Координация советы эшендә тикшерү идарәсе, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Яр Чаллы шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы территориясендәге сигез бурычлы предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәрен һәм салым түләүләрен түләү буенча бурычларны каплау мәсьәләсе каралды.

Тиешле чаралар күрү өчен әлеге предприятие җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре дә катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International