Covid-19 белән бәйле рәвештә ТР Хезмәт министрлыгына мөрәҗәгатьләр саны 71 % артты

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Эльмира Зарипова гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, пандемия, икътисади кризис гражданнарның учреждениеләргә мөрәҗәгатьләре санын арттырды. Әйтик, 2020 елда Министрлык адресына гражданнардан 18,4 мең язма һәм телдән мөрәҗәгать килеп ирешкән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 71 % ка күбрәк.

Шулай ук 2012 елдан башлап министрлык «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында эшли һәм хәзерге вакытта 7 категория гаризалар буенча модератор булып тора. Шулай итеп, 2020 елда системада 577 мөрәҗәгать теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 51 % ка күбрәк. Кулланучылар «Уңайлы мохит» категориясе буенча хәбәрнамәләр активрак тапшырган – 453 хәбәрнамә, ягъни гомуми санның 78,5 %.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International