Волонтерлар ветеранны Яңа ел белән котладылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

30 нчы декабрь көнне «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» волонтерлар отряды белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны Гаязов Мөнир Муллахмәт улы янына бардылар.

Волонтерлар ветеранны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, озын гомер, якыннарының мәхәббәтен һәм кайгыртуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International