«Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» проекты Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.
2020 елда проект кысаларында ике категория гражданнарны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү оештырылды:
- өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар;
- мәктәпкәчә яшьтәге (0 яшьтән 6 яшькә кадәр) балалары булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар.
Максатчан аудитория хатын-кызларын укыту бюджет акчалары хисабына оештырыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызларга уку чорында аена 12 130 сум күләмендә стипендия түләнә (ай дәвамында укыган көннәр өчен).
2020 елның 11 декабренә 3 386 кеше, ягъни планның 223 % белем алуга кереште. 2 833 кеше 37 һөнәр буенча укуларын тәмамлаган инде.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары гражданнарны укытуны эш бирүчеләр заявкасы буенча да, хатын-кызлар мөстәкыйль мөрәҗәгать иткән очракта да оештыралар.
Укыту хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр, шулай ук укыту программалары буенча гамәлгә ашырыла: визажист-стилист, чәчтараш, маникюр һәм педикюр буенча белгеч, тырнак үстерү һәм дизайны буенча оста, массажист, пешекче, кондитер, караучы (тәрбия буенча ярдәмче), компьютер графикасы, ландшафт дизайны, «В» категорияле автомобиль йөртүче, логопед, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү психологиясе, документ белеме һәм архив эше.