«Балалар өчен шәһәрләр. 2020» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

21 нче декабрьдә 10.00 сәгатьтә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының YouTube-каналында турыдан-туры трансляциясе барышында «Балалар өчен шәһәрләр. 2020» конкурсында җиңүчеләр аталачак.

Россия шәһәрләре конкурсларын фонд инде унберенче ел үткәрә. Бу уникаль ярыш оешманың муниципалитетлар белән партнерлык программасының Россия шәһәрләрендә һәм авылларында гаилә һәм балалар өчен дустанә әйләнә-тирә мохит булдыруга, балаларны һәм балалы гаиләләрне яклауга юнәлдерелгән зур программасының бер өлеше булып тора.

10 ел эчендә «Балалар өчен шәһәрләр» конкурсында Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 1000гә якын муниципаль берәмлек катнашты. 2020 елда конкурс 178 катнашучыны җыйды. Алар арасына 16 эре административ үзәк, 100 меңнән артык халкы булган 30 шәһәр, 20-100 мең халкы булган 66 шәһәр һәм 20 меңнән ким кеше яшәүче 32 кечкенә шәһәр кергән. Авыл муниципалитетлары да актив катнашты: әлеге категориядә 34 конкурсант гариза бирде. Федераль төбәкләр арасында катнашучылар саны буенча лидерлар өчлеген Үзәк, Идел буе һәм Урал округлары тәшкил итте.

Ел дәвамында конкурсантлар аз керемле гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, үзенчәлекле балаларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга, гаилә һәм балалар өчен шәһәр һәм авылларда дустанә киңлекләр булдыруга, балаларга һәм яшүсмерләргә туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән төрле чараларны тормышка ашырдылар.

Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова җитәкчелегендәге оештыру комитеты әгъзалары һәм бәйсез экспертлар барлык эшләрне җентекләп өйрәнделәр һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Аларның исемнәре тиздән аталачак.

Трансляциягә сылтама: https://www.youtube.com/channel/UCUXVY_vG4EHnHcMvt_GBflw.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International