Минзәлә интернат-йорты карамагындагыларга Кыш Бабай кунакка килде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел алдыннан социаль эш буенча белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре үз карамагындагыларны сөендерергә булдылар.

Белгечләр Екатерина Титова һәм Ирина Мөслимова, Кар Кызы һәм Кыш Бабай киемнәрен киеп, бүләкләр белән социаль хезмәтләр алучыларны Яңа ел белән котларга киттеләр. Кунаклар шулай ук аз хәрәкәтләнүче яшәүчеләр янына бардылар, барысына да тәмле бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Социаль хезмәт алучылар мондый кунакларның килүенә гаҗәпләнделәр һәм Яңа ел геройларына бик шат иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International