Инвалидлар декадасы кысаларында республикада инвалидлар өчен ике үзәк ачылды. Казан шәһәрендәге «Хыял» ял үзәге 10 декабрьдә үз ишекләрен ачты. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар әти-әниләре белән көн саен бушлай вокал һәм фольклор белән шөгыльләнәләр, балчык һәм пластилиннан эшләнмәләр, открыткалар ясыйлар, имбир прәннекләре бизиләр, курчаклар өчен костюмнар тегәләр, кызыклы хикәяләр һәм әкиятләр иҗат итәләр. Шулай ук үзәктә даими рәвештә адаптив биюләр, буыннар өчен гимнастика, дәвалау физик культурасы буенча дәресләр, психолог белән очрашулар, ял уеннары уза.
Балалар үз яшь категорияләрендә кече төркемнәрдә шөгыльләнәләр. Яшь буенча катгый чикләүләр юк, шулай ук диагнозлар һәм «үзенчәлекләр» дәрәҗәсе буенча бүленешләр дә юк.
Бушлай иҗади дәресләргә һәм спорт тренировкаларына йөрү мәсьәләләре буенча +7 987 284-76-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Тагын бер үзәк декабрьдә Баулыда ачылды. «Мин булдырам» сәламәтләндерү үзәге социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм яклау өчен булдырылган. Үзәкнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.
Үзәк аша ел саен мөмкинлекләре чикләнгән 300 кеше үтә ала. Үзәкнең төп эш юнәлешләре булып индивидуаль һәм төркемле физик күнегүләр, авторлык тренажерларында дәресләр, психологик-мотивация тренировкалары, семинарлар, өй шартларында мөстәкыйль тренировкалар өчен укыту комплексы дәресләре, Баулы районының башка оешмаларында, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә һәм Россия төбәкләрендә мотивацион семинарлар һәм мастер-класслар тора.
Бу проект кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, шулай ук психологик-физик үсеш һәм җәмгыятькә социализация юлы белән шәхесне алга таба да уңышлы үстерүгә юнәлтелгән.