Зәйдә мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия фотосессиясе оештырылды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

14 декабрь көнне Зәй шәһәренең Р.Ш. Фәрдиев ис. паркта үзенчәлекле балалар өчен хәйрия фотосессиясе узды. Әлеге чараны яшьләр эшләре идарәсе һәм «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештырды. Фотосессия ел саен Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында узды.

Чараның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, уртак вакыт уздыру һәм эмоциональ контакт урнаштыру, шулай ук эмоциональ киеренкелекне бетерү.

Фотосессия табигатьтә узды. Балалар һәм өлкәннәр кышкы пейзаж фонында әкият персонажлары белән фотога төште. Фотосессия чын-чынлап бәйрәм һәм Яңа ел алды рухында үтте. Салкын һава торышына карамастан гаилә фоторәсемнәре җылылык һәм наз белән тулы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International