16 декабрь көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә планнан тыш өйрәнү-күнегү эвакуациясе үткәрелде.
Шартлы кыска ялганыш нәтиҗәсендә дүртенче катта төтен барлыкка килде. Инструкция буенча янгын турында сигнал кушылды, шуннан соң персонал кешеләрне эвакуацияли башлады. 56 социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр арасыннан 31 кеше эвакуацияләнде. Шартлы янгын кыска вакыт эчендә сүндерелде.
Өйрәнү-күнегү эвакуациясе кварталга 4 тапкыр график буенча үткәрелә, ул гадәттән тыш хәл килеп туган очракта хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эвакуацияләү очрагында гамәлләр тәртибен ныгыту максатыннан уздырыла.
Профилактик чара барышында янгын бүлеге белгечләре учреждениедә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар иттеләр: янгын автоматикасы системаларының булу һәм төзеклеге, эвакуация юлларының һәм чыгу юлларының норматив документлар таләпләренә туры килүе, эчке һәм тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларының төзеклеге. Өйрәнү-күнегү эвакуациясе тәмамланганнан соң, янгын сагы белгечләре хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрделәр, анда янгын вакытында гамәлләр алгоритмын җентекләп карадылар.
.jpeg)