«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хокук бозуларны профилактикалау буенча түгәрәк өстәл узды. Утырышның темасы – «Урлау: чит кеше әйберен алырга ярамый».

Әлеге чарада приютның өлкән тәрбияләнүчеләре катнашты. Тәрбияче белән бергә алар урлау очракларын булдырмауның иң мөһим моментлары турында фикер алыштылар. Тәрбияче балаларга һәр кешенең үз гамәлләре өчен җаваплылыгы, мондый хокук бозуларның нәтиҗәләре турында сөйләде. «Дөрес-дөрес түгел» уен-викторинасында приютта тәрбияләнүчеләр алган белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International