11 декабрь көнне, инвалидлар декадасы ахырында, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары тернәкләнүчеләрне Осталар шәһәренә чакырдылар. Балалар декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле техникалары белән танышты, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтте, шулай ук халык гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтте.
Бәйрәм импровизация белән башланып китте – балалар поездда ярминкәгә киттеләр.
Юлда алар берничә бизәү төре белән таныштылар, халык уеннары уйнадылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар.
Осталар шәһәрендә балалар педагоглар җитәкчелегендә төрле декоратив-гамәли иҗат техникаларын үзләштерделәр, үз куллары белән Яңа ел бизәкләре, чыршы, акварель белән рәсемнәр, шулай ук якынлашып килүче ел символын ясадылар.
Барлык яшь сәяхәтчеләр дә «Инклюзив мохит» оешмасы волонтерларыннан бүләкләр алдылар.