«Исток-Башлангыч» үзәгендә яңа проектны тормышка ашыру башланды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

10 нчы декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хатирәләр юлыннан» дигән яңа проектны тормышка ашыру кысаларында беренче дәрес узды. Аны социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова үткәрде.

Проектның максаты – уңай хатирәләр ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарга үз тормышларына башка күзлектән карарга, яңадан бәяләргә һәм кабул итәргә ярдәм итү. Иске фотосурәтләр карау һәм хатирәләр өлкән кешене ялгызлыктан һәм депрессиядән коткара, эмоциональ яктан уңай тәэсир итә.

Беренче дәрес кысаларында комплекслы үзәк белгече социаль хезмәт алучы өч кешедә булып катты. Чаралар барлык куркынычсызлык чараларын үтәүп үткәрелде.

Өлкәннәр хатирәләре белән уртаклаштылар, балачак һәм яшьлек еллары, яшьлектә нинди уеннар уйнаулары, нәрсә белән кызыксынулары турында сөйләделәр. Алар шулай ук үзләренең хезмәт эшчәнлеге, сәяхәтләр һәм истәлекле вакыйгалар турында да искә төшерделәр. Үткәрелгән терапиядән соң өлкәннәрнең кәефләре яхшырып кына калмыйча, аларның үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсе дә артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International