«Балкыш» приютындагы балаларга Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова «Яңа ел бәйрәмнәре. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дигән темага дәрес үткәрделәр.

Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр, аларга чыршы ныклы платформада торырга тиеш, ә бүлмәдә бенгаль утлары, шартлаткычлар, шәмнәр кабызырга ярамый, дип сөйләделәр. «Пиротехника куллану, чыршыда шәм яки кулдан ясалган гирляндалар яндыру катгый тыела», – дип искәртте тәрбияләнүчеләргә Анжелика Пушкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International