Татарстанда психоневрология интернатларда хезмәт алучылар арасында спартакиада узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

11 декабрь көнне Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында Татарстан Республикасы психоневрология интернатларында социаль хезмәт алучылар арасында спартакиада булып узды. Мондый чара республикада беренче тапкыр үткәрелә.

Спартакиадада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге директоры М. В. Горшунова мөрәҗәгать итте. Ул чара традициягә әверелер һәм ел саен өлкәннәрне һәм инвалидларны тернәкләндерүгә зур өлеш кертер дигән өмет белдерде.

Быел спартакиадада 6 психоневрологик интернаттан 54 кеше катнашты. Җиңүчеләрне берничә дисциплина буенча билгеләделәр:

Баскетбол тубын кәрҗингә ыргыту:

1 урын – Казан психоневрология интернатыннан И. Р. Дәүләтшин һәм О. В. Бадретдинова;

2 урын – Яшел Үзән психоневрология интернатыннан В. В. Шашкин һәм А. И. Темрешова;

3 урын – Алабуга психоневрология интернатыннан С. А. Удалов һәм Н. В. Котягова.

Өстәл теннисы:

1 урын – Б. Д. Ситдиков, Э. И. Кәримова;

2 урын – С. А. Семенов, Э. И. Закирова;

3 урын – К. И. Тарковский, М. С. Меретякова.

Армрестлинг (ир-атлар зачеты):

1 урын – Р. Р. Сиваков;

2 урын – М. Г. Мәрданов;

3 урын – М. Х. Нәбиев.

Армрестлинг (хатын-кызлар зачеты):

1 урын – О. Г. Хәйруллина;

2 урын – Л. Ф. Гайфуллина;

3 урын – О. А. Мурзина.

Җиңел атлетика буенча эстафета:

1 урын – К. И. Тарковский;

2 урын – А. С. Борһанов;

3 урын – П. Г. Шадрин.

Команда зачетында алтынны Яшел Үзән психоневрология интернаты яулады, спартакиадада көмеш медаль Алабуга психоневрология интернатына эләкте. Бронза медальне Кама Аланы психоневрология интернаты һәм Казан психоневрология интернаты бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International