Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгечләре декоратив чыршылар ясау буенча дәрес үткәрделәр.
Яңа ел алдыннан социаль хезмәт алучылар бәйрәм атмосферасына чумдылар һәм иҗат белән шөгыльләнделәр. Мамык дисклардан чыршылар ясау барлык катнашучыларга кызыклы һәм мавыктыргыч булып тоелды, ә Яңа ел бизәү элементлары ясау кәефне күтәрде һәм ялны ямьләндерде.
Әзер кул эшләре белән интернат-йортта яшәүчеләр үз бүлмәләрен бизәделәр, ә кайберләре үз эшләрен якыннарына Яңа елга бүләк итәргә булдылар.