«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләрне татар авторларының иҗаты белән таныштыралар

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Арча муниципаль районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Арча районы язучылары һәм шагыйрьләре» дигән танып-белү дәресе үткәрелде.

Тәрбияләнүчеләр игътибарына Арча районында туган шагыйрьләрнең һәм язучыларның тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аларның биографиясе, әсәрләрдән өзекләр белән таныштылар. Г. Тукай, Г. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Ахунов – бу һәм башка авторлар татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәннәр. Алар үз әсәрләрендә яктырткан темалар бүген дә актуаль.

Тәрбиячеләр Филсинә Гарәфиева һәм Алия Сабирова билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр балаларда нәфис әдәбият укуга кызыксыну уята, әхлакый сыйфатларны, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, күзаллауны киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International