«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр затларны медицина оешмаларына медицина тикшерүләрен узу өчен китерү дәвам итә.
Халыкны диспансерлаштыру программасы куркыныч авыруларны иртә ачыклау һәм үз вакытында дәвалау максаты белән медицина тикшерүләренең тулы күләмен үткәрергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтүе астында өлкәннәрне Минзәлә үзәк район хастаханәсенә илтәләр.
2020 елның гыйнварыннан башлап районның медицина оешмаларына 1 233 өлкән кеше китерелгән.