10 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Дәрес барышында социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова тыңлаучыларны авыру кешене урын өстендә күчерү кагыйдәләренә өйрәтте. Өлкән кешене караучы туганнары өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы, аның бурычлары белән таныштылар, «кинестетика» төшенчәсе турында белделәр. Дәрес барышында алынган күнекмәләр аз мобильле гражданнар өчен хәрәкәтләнүне куркынычсыз итәргә һәм тәрбияләүче кешенең хезмәтен җиңеләйтергә тиеш.
Бүгенге көндә Лениногорск районында 33 социаль хезмәткәр һәм социаль хезмәт алучыларның 47 туганы белем алган инде.