«Тылсым» үзәгендә яшүсмерләр өчен хокукый дәрес үткәрделәр

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлия Мифтахова «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.

Дәрес төрле ситуацияләрдә мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү, хокукый үзаңлылык, гражданлык җаваплылыгы, кеше хокукларына һәм ирекләренә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Чара барышында балигъ булмаганнар хокукый белемнәр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Һәр станциядә балалар төрле биремнәр үтәделәр, әкият геройларының гамәлләрен анализладылар, әкияттәге персонажларның нинди хокуклары бозылганын атадылар. Катнашучылар шулай ук, һәр кешенең, хокуклардан тыш, үз вазифалары да барлыгын белделәр.

Соңыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы «Синең хокукларың һәм әкият иле» дигән викторина үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International