«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрелә.
Чаралар махсус җиһазландырылган бүлмәдә уза, анда коляскадагы инвалидлар да җиңел генә килә ала.
Бүгенге дәрестә интернат-йорт карамагындагылар «Аппликация» техникасы нигезләрен өйрәнделәр. Кайчы, төсле кәгазь, вак детальләр белән эшләү хәтерне, кулларның вак моторикасын, игътибарны үстерә, социаль хезмәтләр алучыларның кәефен яхшырта.