Югары Ослан интернат-йортында «Күңел һәм иҗат җимешләре» дигән күргәзмә уза

2020 елның 4 декабре, җомга

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр ел саен учреждениедә ел азагында оештырыла торган «Җан һәм иҗат җимешләре» дигән кул эшләре күргәзмәсендә катнаша.

«Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә шөгыльләнүче социаль хезмәтләр алучылар ел дәвамында башкарылган иң яхшы эшләрен тәкъдим иттеләр. Монда төрле материаллардан: кәгазь, тукыма, бархат, картон, җеп, шпагат һ. б. әйберләрдән эшләнмәләр бар.

Быел түгәрәк дәресләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иде, шуңа күрә күргәзмәдә тематик иҗат эшләре дә шактый.

Оештыручылар сүзләренә караганда, күргәзмәдә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International