«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен спорт ярышлары узды

2020 елның 4 декабре, җомга

Кичә, 3 нче декабрь көнне, Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе белән берлектә шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар уздырганнар. Чарада 56 инвалид бала катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да кызыксындыру бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International