Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар циклы узды.
Мәсәлән, учреждениедә ике онлайн-чара үткәрелде, алар балигъ булмаган балаларда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ихтирамлы, гуманлы һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлгән иде.
Тәрбияче Элеонора Фәтхуллина балалар өчен бөгелмәле Андрей Красильников белән онлайн-очрашу оештырды. Тәрбияләнүчеләр кунакның тормышка, спорт белән шөгыльләнүгә омтылуына сокландылар.
Шулай ук инвалидлар декадасы кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр Азнакай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне иҗади чыгышлары белән сөендерделәр.