Агымдагы елның ноябрь аенда Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Мин – коррупциягә каршы» дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста учреждение хезмәткәрләренең балалары катнашты.
Иҗади ярышның максаты – балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру.
Конкурска 3 декабрьдә йомгак ясалды. Иң яхшы эшләрнең авторлары, шулай ук барлык катнашучылар татлы бүләкләр белән бүләкләнде.