Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Чарада шулай ук «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре Резедә Долгова һәм Зөһрә Закирова катнашты. Алар гражданнарга учреждениенең эшчәнлеге һәм реабилитация үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләделәр. Чаллылылар социаль хезмәт күрсәтү формалары, социаль хезмәт төрләре һәм тернәкләндерү курсын узганда аларның күләме белән таныштылар. Шулай ук белгечләр «Изгелек» үзәгенә керү өчен кирәкле документлар исемлеге белән бланклар да бирделәр.
Чарада 30 кеше катнашты.