Казанда Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узачак

2020 елның 4 декабре, җомга

Ватан Геройлары көне уңаеннан 9 декабрьдә Татарстан башкаласында тантаналы чаралар узачак.

10.00 сәгатьтә Җиңү паркында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева катнашында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы була.

Шул ук көнне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, ТР дәүләт киңәшчесе М.Ш. Шәймиев һәм ТР буенча баш федераль инспектор В.Н. Демидов Арча зиратында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов каберендә булачаклар. Чәчәкләр салу 10.00 сәгатьтә башлана.

Аннары республика Президенты һәм баш федераль инспектор «Татарстан Геройлары» иҗтимагый хәйрия оешмасының мактаулы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое И.Ш. Мостюковны тәбрикләүгә юл тотачак. Аларга шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова һәм шәһәр мэры И.Р. Метшин да кушылачак.

11.00 сәгатьтә Казан Ратушасында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кабул итү була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыеваның катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International