Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020»VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.
Балык Бистәсе районының «Яңарыш» район мәдәният йорты студиясе җитәкчесе Рәмзия Сәхәбетдин кызы Фәттахова «Спицалар белән бәйләү» компетенциясе буенча 3 нче урынны яулады.
