1 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрде. Дәрес реабилитантлар тарафыннан компьютер технологияләре өлкәсендә яңа белемнәр алуга, күзаллауларны киңәйтүгә, иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм когнитив функцияләрне яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
Мастер-класста катнашучылар ел саен 4 декабрьдә илебездә Информатика көне билгеләп үтелүен белделәр. Аларга «информатика» термины барлыкка килү турында сөйләделәр, когнитив функцияләрне яхшыртуга ярдәм итүче компьютер уеннарын табарга өйрәттеләр.
Әлеге чарада дүрт кеше катнашты.