Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр үзләрен «Төсле карандашлар белән рәсем ясау» дигән мастер-класста рәссамнар ролендә сынап карадылар. Онлайн-конференция форматында узган чараны «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырды.
Спикер белән бергә социаль хезмәтләр алучылар Яңа ел бәйрәмнәре һәм кыш символы – кызылтүш ясадылар. Өлкән кешеләр биремне бик яхшы үтәделәр һәм рәсем ясау процессында бик күп уңай эмоцияләр алдылар.