Кичә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына старт бирелде.
Үзәк карамагындагыларга бөтендөнья танылган галим Стивен Хокинг, атаклы немец композиторы Людвиг ван Бетховен, АКШ президенты Франклин Делано Рузвельт турында сөйли торган «Мөмкинлекләре чикләнгән бөек кешеләр» кыска метражлы фильмын күрсәттеләр. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый мисаллар мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның ата-аналарына үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанырга ярдәм итәргә тиеш.
Фильмны караганнан соң балалар, алып баручы артыннан хәрәкәтне кабатлап, дәртле көйгә биеделәр.