«Салават күпере» үзәге карамагындагылар әниләр өчен җиләк-җимеш бәйләмнәре ясадылар

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинетында балигъ булмаган балалар белән иҗади дәрес уздырдылар.

«А хәрефеннән Я хәрефенә кадәр үсемлекләр» түгәрәгендә катнашучылар үз әниләрен чәчәк түгел, ә җиләк-җимеш бәйләмнәре белән сөендерергә булдылар. Түгәрәк җитәкчесе Светлана Кирдина балаларга җиләк-җимешләрнең составы һәм файдасы турында сөйләде, һәм балалар әниләрен файдалы бүләк белән шаккатырырга булдылар. Социаль хезмәт алучылар үзенчәлекле бәйләмнәрне якыннарына зур горурлык белән тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International