Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итү узды.
Гражданнарны кабул итүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ф. Камалетдинова, суд приставларының район бүлеге начальнигы С. И. Баскаков, Югары Ослан районында социаль яклау бүлеге начальнигы И. П. Алеева, опека һәм попечительлек органының баш белгече С. Н. Сураева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А. Р. Гәбдерахманова һәм «Өмет утравы» үзәге директоры Н. В. Сигаева алып бардылар.