Яңа коронавирус йогышы пандемиясе чорында халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре махсус шартларда эшләргә мәҗбүр. Социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшне оештыруда бүгенге көндә заманча дистанцион технологияләр һәм яңа эш формалары куллану мөһим момент булып тора.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән эшләүдә берничә технология куллана. Мәсәлән, учреждениедә «Социаль туризм» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Ул мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннарны, изге урыннарны, музейларга экскурсияләр, балык тоту, урманга баруны күздә тотыла. COVID-19 таралган чорда туристик сәфәрләр мөмкин түгел, шуңа күрә белгечләр виртуаль экскурсияләргә һәм турларга өстенлек бирә.
Ял эшчәнлеген оештыру өчен интернат-йорт белгечләре тарафыннан заманча мәгълүмати-коммуникатив ресурслар актив кулланыла. Мәсәлән, «Туган як» республика акциясе кысаларында туган җирләр буйлап сәяхәтләрне онлайн режимда башкарырга мөмкин. Бу интернаттан читкә китә алмаган өлкәннәр өчен зур табыш. Шулай итеп алар хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары белән дистанцион рәвештә аралаша алалар.
Шулай ук үзизоляция чорында социаль хезмәт алучылар арасында китап, вокал, хатирәләр терапиясе, кинотерапия һ.б. кебек дәресләр цикллары, интерактив онлайн-очрашулар, социаль технологияләр элементларын кулланып презентацияләр эшләнгән һәм оештырылган.
Заманча дистанцион технологияләр ярдәмендә учреждениедә социаль-тернәкләндерү чараларының киң спектрын гамәлгә ашыру, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инновацион социаль технологияләр кертү өчен шартлар тудырылган.