Тәтеш районында гаиләләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү дәвам итә. Мәсәлән, 26 ноябрь көнне социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ведомствоара чыгу оештырылды. Белгечләр 2 нче социаль участокта булдылар.
Ведомствоара комиссия составына «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Н. А. Мерзлова, опека һәм попечительлек секторы мөдире А. С. Голод һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Н. Г. Болтунова керде.
Рейд барышында Зур Әтрәч, Алабирде, Олы һәм Кече Шәмәк авылларында яшәүче тугыз гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде, торак биналарда автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелде.
Шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында комиссия Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Педагогик коллектив белән авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балаларның өлгереше, укуга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.