Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күләмле кәгазь чәчәкләр ясау буенча дәрес үткәрелде.
Мавыктыргыч иҗади дәрес вакытында социаль хезмәт алучылар кәгазьдән ромашкалар ясадылар. Оригиналь эшләнмәләрне алар үз бүлмәләрендә бизәү һәм төрле чаралар өчен декорацияләр буларак файдаланырга планлаштыралар.
Иҗади чара кулларның вак моторикасын, фантазияне һәм күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук интернат-йорт карамагындагылар кәгазь һәм картон белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар.